Күпфункцияле үзәктә консультация үткәрелде

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Вакытлыча чыгымнарны киметү, шулай ук гражданнар өчен уңайлылыкларны арттыру максатларында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәктә дә алып барыла, түбәндәге адрес буенча: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 йорт. 

2019 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга консультация ярдәме дә, практик ярдәм дә күрсәтелде.

Консультацияләр барышында кулланучылар шикаять, дәгъва белдерү гаризаларының үрнәкләре белән танышты, буклетлар алды. Хезмәткәрләр кулланучыларның хокукларын судта, шулай ук судтан тыш яклау тәртибе турында аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International