Әтнә районы КФҮ халыкка консультация бирелде

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Чара барышында кимчелекләре булган товарларны, тиешле сыйфаттагы товарларны (парфюмерия-косметика һәм бизәкләү материалларын) кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү һәм күчемсез милек белән алыш-биреш ясау мәсьәләләре каралды. Кулланучыларга азык-төлек товарларын сату буенча куела торган закон таләпләре, кулланучылар базарын җайга сала торган норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде.

Күчмә чара барышында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы һәм финанс хезмәтләре һәм товарларда (эшләрдә, хезмәтләрдә) җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары турында белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International