2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Комыргуҗа авылында гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә якын-тирә торак пунктлардан гражданнар килде.
Әлеге чараларны үткәрү кулланучыларның хокукларын яклау эшенең район халкына файда китерүен күрсәтә. Кулланучыларга түләүсез хокукый консультация ярдәме күрсәтелә, чара барышында кулланучыларның хокукларын бозуга кагылышлы вәзгыять тикшерелә. Кулланучылар үзләренең хокуклары белән генә түгел, дәгъва белдерү сроклары, экспертиза үткәрү тәртибе кебек мәсьәләләр белән дә кызыксына. Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 14 көн эчендә сыйфатлы көнкүреш техникасын һәм башка товарларны алмаштыру, сыйфатсыз азык-төлек продуктларын сату, сыйфатсыз үткәрелгән ремонт, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы мәсьәләләре буенча 8 гражданинга консультация бирелде. Гамәлдәге законнар нигезендә җентекле аңлатмалар бирелде. Кулланучылар һәм эшкуарлар эшне низагка җибәрмәс өчен, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү, дәгъва яки шикаять гаризасы язу буенча һәрвакыт бүлек белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.
Чара барышында кулланучы өчен файдалы мәгълүмат урнаштырылган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.