Менделеевскида Координация советы утырышы булды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 26 июнендә Менделеев муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә Алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча координация советы утырышы узды.

Киңәшмәдә 2019 елның 5 аенда һәм май аенда хәмер базарының торышына, алкогольле продукция сатуга кагылышлы мәсьәләләр, Татарстан Республикасында җитештерелгән сыраны китертү һәм сату, контроль эшчәнлек нәтиҗәләре, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гаризалар кабул итү һәм аларны карау, урыннарга чыгып сәүдә итү, күрше Удмуртия Республикасы белән чиктәш авылларга адреслы ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар.

Барлык мәсьәләләр дә комиссия рәисенең шәхси контроленә алынды. Киләсе утырыш 2019 елның 24 июленә билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International