"Эссен" сәүдә үзәгендә дегустация узды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2019 елның 26 июнендә "Эссен" сәүдә үзәгендә "Оптовик" ҖЧҖ җирле производство продукциясенә дегустация оештыруда катнашты. 

Дегустациядә Чаллы шәһәренең "Оптовик" ҖЧҖ "Фермер биләмәләре" ҖЧҖ продукциясе тәкъдим ителде: "Столичный" сервелаты; "Москворецкие" шпикачкалары; "Сливочные" сосискасы.

"Фермер биләмәләре" ҖЧҖ продукциясе ит сәнәгатенең соңгы стандартлары буенча җиһазландырылган предприятиедә җитештерелә. Предприятие ит һәм казылык эшләнмәләре җитештерү традицияләрен яңарта һәм җитештерүдә суытылган чималны гына куллана. Продуктта ясалма консервантлар юк, натураль булып тора, гәрчә бу продуктларның яраклылык вакытын шактый киметсә дә. Предприятие сыналган тәэминатчылар белән генә эшли.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә кулланучылар товар турында мәгълүматны өйрәнергә күнекте, яраклылык вакыты турында гына түгел, ә җитештерүче турындагы белешмәләрне, состав турында да. Бу аларга продукциянең зур ассортиментында ориентлашу һәм дөрес сайлап алу мөмкинлеген бирә.

Татып караганнан соң кулланучылар үзләренә ошаган продуктны сатып ала алды, чөнки продукциянең бөтен ассортименты сәүдә предприятиесе киштәләрендә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International