Тәтеш районында белем дәрәҗәсен күтәрделәр

2019 елның 28 июне, җомга

2019 елның 26 июнендә Тәтеш районы эшкуарлары Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан Тәтеш районында оештырылган бушлай белем бирү семинарында катнашты. Семинарның инициаторлары – республиканың Икътисад министрлыгы, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды вәкилләре, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР Дәүләт заказы һәм инвестицияләр агентлыгы вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары семинарда катнашучыларга практик белемнәр һәм компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итте.

Укыту биш түгәрәк өстәл эше форматында узды. Фикер алышу темалары: биржа мәйданчыгында интернет-сәүдәнең заманча коралларыннан файдалану, яңа сату базарларын эзләү формалары, авыл хуҗалыгы кооперативларын оештыру өстенлекләре, үзмәшгульлекне үстерү, эшкуарларга ярдәм итү буенча республика һәм федераль чаралар, чит ил базарларына товарлар чыгару, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында. Әлеге чара эшендә район башлыгы Р.Х.Сафиуллов катнашты, ул катнашучыларга район эшкуарларын үстерү һәм алар өчен шартлар тудыру буенча алып барыла торган эш, эшкуарлык эшчәнлеген үстерү перспективалары турында мәгълүмат бирде. Республикада эшкуарлык өчен барлык шартлар да тудырылган, күп кенә дәүләт ярдәме программалары гамәлдә, дип билгеләп үтте. Үз юлыңны сайларга – үз шөгылеңне табып, өйрәнергә һәм үсәргә генә кирәк.

"Бизнеста контроль-күзәтчелек эшчәнлеге" темасына узган түгәрәк өстәл эшендә салым инспекциясе, прокуратура, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты катнашты. Вәкилләр дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды. "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның 9, 10, 11, 12 статьяларын аңлатып уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International