Җитештерүче бурычларының берсе

2019 елның 28 июне, җомга

Кулланучы товардан аның хезмәт итү срогы дәвамында тулы дәрәҗәсендә файдаланырга тиеш, моның өчен җитештерүче шушы вакыт эчендә товарга ремонт ясарга һәм техник хезмәт күрсәтергә, шулай ук ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү өчен кирәкле күләмдә һәм ассортиментта запас өлешләр чыгарырга һәм сәүдә һәм ремонт оешмаларын тәэмин итәргә тиеш.

Ремонт дигәндә куллану үзенчәлекләрен җайга салу максатында товарның нинди дә булса өлешен алыштыру яки үзгәртеп урнаштыру турында аңларга кирәк. Техник хезмәт күрсәтү – товардан тагын да нәтиҗәлерәк файдалану өчен җитештерүченең сервис үзәкләрендә товарга хезмәт күрсәтү.

Җитештерүче моны товарны җитештерү срогы дәвамында да, товарны җитештерүдән алганнан соң да эшләргә тиеш. Әгәр товар җитештерүдән алынса, җитештерүче товарның хезмәт итү срогы дәвамында товарны ремонтларга һәм техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш, ә хезмәт срогы билгеләнмәгән булса – бу эшләр товарны кулланучыга тапшырганнан соң ун ел дәвамында гамәлгә ашырыла.

Еш кына җитештерүчеләрнең продукциясе үзе җитештерелгән төбәктә генә түгел, башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә дә сатуга чыгарыла. Моның өчен сервис үзәкләре булдырыла, шулай ук башка предприятиеләр белән шартнамәләр төзелә. Кагыйдә буларак, җитештерүче билгеле бер чорда аның тарафтан эшләп чыгарылырга тиешле запас өлешләрнең нинди санда, ассортиментта, төрдә, модельдә кирәк булуын белеп эш итә.

Әгәр җитештерүче товарга ремонт ясау һәм техник хезмәт күрсәтү һәм (яки) запас өлешләр эшләп чыгару эшен тиешенчә башкармый икән, ул вакытта кулланучы әлеге эшләрнең тиешенчә башкарылмавы аркасында үзенә китерелгән зыяннарны тулы күләмендә җитештерүчедән таләп итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International