Шәһәрдәге кечкенә базарларның берсеннән ничектер кәбестә сатып алдым һәм, гадәткә кергәнчә, арырак китеп, үлчәп карарга булдым. Шигем расланды: алдап үлчәгәннәр! Бу юлы 350 граммга диярлек. Борылып кире бардым, сатучы янына килеп, аерма турында әйттем һәм ул, берсүзсез, акчаны кайтарып бирде. Бу хәлләрдән соң кәефем яхшырмады да, начарланмады да. Бары тик уйга калынды: ә бит күпме кеше, үзенең алданганлыгын абайламый, ун сумын йә булмаса башка акчасын алырга дип кире килми дә, – Яр Чаллыда яшәүче бер ханым кайнар линия телефонына әнә шундый монолог белән мөрәҗәгать итте.
Кулланучыларның хокуклары бик күп, һәм аларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Закон җайга сала, дип сөйли Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре. Кызганыч, гади кулланучы үз хокуклары турында күп очракта белми дә кала. Сатып алучылар белән сәүдә предприятиеләре (кибетләр) арасында гадәти булмаган мөнәсәбәтләрнең берничәсенә мисал китереп китик.
Кибеткә кердегез, ди, кибетнең, тиеш булганча, исеме һәм эш режимы язылган элмә такталары булуына инаныгыз, күренеп торырлык урында "Сатып алучы (кулланучы) почмагы" урнашкан була, биредә контрольлек итүче оешмаларның адреслары һәм телефоннары бирелә, сәүдә кагыйдәләре урнаштырыла. Шунда ук "Кайтавазлар китабы" һәм сатып алучыга файдалану өчен контроль үлчәү дә урнаштырылган булырга тиеш. Исеме дә, белешмәләре дә юкмы? Мондый кибеткә кермәвең хәерле, югыйсә зарланыр урын табалмассың!
Сатучы итне, балыкны, сыр һәм кәнфитләрне бер үлчәүдә үлчәгән кибеттән ерак торыгыз.
Тиз катырылган ярымфабрикатлар сатып алганда, шуны истә тотыгыз: әгәр алар деформацияләнгән, бер-берсенә ябышкан икән, аны сатып алудан баш тартырга кирәк, чөнки бу продукт инде бер тапкыр эретеп катырылган, шуңа сыйфатын җуйган.
Товарның сыйфатына кагылышлы нинди генә шик туса да, аның килеп чыгышы һәм сыйфаты турында документлар (накладнойлар, сыйфат таныклыклары, тәңгәллек сертификатлары) таләп итегез.
Катлаулы көнкүреш товарларын сатып алганда, сатучыдан гарантия ремонтының кайда һәм кем тарафыннан нинди срокларда гамәлгә ашырылуы турында төпченегез. – "Уйламыйча сатып алынган товар кайтарылмый һәм алмаштырылмый" кебегрәк эчтәлекле игъланнарга игътибар бирмәгез. Кулланучыларның хокукларын яклау буенча Закон товарны, тиешле сыйфатта булган очракта да, кибеткә кайтарып бирү мөмкинлеген бирә. Мондый рәвешле һәр сатып алу очрагында аерым алым булырга тиеш.
Теләсә нинди товар сатып алган очракта товар һәм касса чекларын таләп итегез.
Сезнең хокукларны бозалармы? Карусызлык һәм оялчанлык турында онытыгыз! Үз хокукларыгызны яклау өчен Сез кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләренә 71-43-03 телефоны аша яки Чаллы шәһәре, Корчагин бульвары, 2 "А" адресы буенча гариза белән мөрәҗәгать итә ала аласыз.