Җәй, отпуск һәм дача сезоны җитүгә карамастан, Чаллы халкы үзенең кулланучы белемнәрен арттыруны дәвам итә. Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан атна саен базарларда кизү тору, сәүдә үзәкләрендә консультация өстәлләре оештырыла, мәктәп укучылары һәм өлкән буын белән очрашулар үткәрелә. Мондый чаралар шәһәрдә яшәүчеләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру максатында үткәрелә.
"Үз бурычларыбыз турында без бик яхшы беләбез, кулланучы буларак хокукларыбыз турындагы белем дәрәҗәсе җитәрлек түгел, бу хәлне болай гына калдырырга ярамый, чөнки безнең һәркайсыбыз көн саен кулланучы ролендә. Без җәмәгать транспортыннан, торак-коммуналь хуҗалык, интернет хезмәтләреннән файдаланабыз, кибетләргә һәм күңел ачу үзәкләренә йөрибез", – диләр "Комсомольский" базарындагы чарада катнашучылар.
Чарада катнашучыларның барысына да сыйфатсыз товар сату һәм сатып алу очрагында төп хокуклар һәм бурычлар турында аңлатылды. Кулланучылар "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы статьялары, 55 номерлы карар белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп пунктлары белән танышты. Чаллыдан үзенең кулланучы буларак хокуклары бозылган 13 кеше белгечләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә консультатив ярдәм күрсәтелде, теге яки бу хәлдә алга таба гамәл кылу тәртибе эшләнде.
2019 елның 1 июлендә Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән стандарт булмаган очрашу узды, анда кулланучыларның хокукларын яклау турында законны белү-белмәүгә карата кроссворд чишү буенча күмәк иҗади эш үткәрелде. Хәзерге сменада 22 кеше ял итә, аларның барысы да чарада актив катнашты. Күбесендә үзләренең көндәлек тормышларыннан алынган сораулар да бар иде. Аларны төрле холыклы, ә атап әйткәндә, дару препаратларын, медицина билгеләнешендәге предметларны алмаштырып яки кайтарып булу-булмау турындагы сораулар кызыксындыра иде. Товар хакына карата сатып алучыларны алдауга бәйле мәсьәлә турында катгый гына сөйләшү булды. Чарада катнашучыларның барысы да квалификацияле һәм тулы җаваплар алды, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан әзерләнгән белешмәлекләр таратылды.
Белгечләр шәһәр халкын үткәрелә торган чараларда катнашырга һәм кулланучы буларак үзләренең хокукый грамоталылыгын арттырырга чакыра, кулланучылар базарында килеп туган бәхәсле хәлләрне җайга салуда бушлай консультатив ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Моннан тыш, консультация алу өчен 8(8552) 71-43-03 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.