Кулланучының акчаны кайтару турындагы законлы хокукы канәгатьләндерелмәгән

2019 елның 5 июле, җомга

Кулланучыга сыйфатсыз кесә телефоны өчен акчаны кире кайтару турындагы законлы хокукын канәгатьләндерүдән баш тартканнар.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә ир-ат мөрәҗәгать итте (күрү сәләте буенча 2 нче группа инвалид), ул Арча шәһәрендәге кәрәзле элемтә кибетләренең берсендә 8990 сумлык "ZTE" Blade A6 маркалы кәрәзле телефон сатып алган булган. Гарантия срогы гамәлдә булган вакытта, телефоннан 7 ай файдаланганнан соң, ул анда җитешсезлек булуын ачыклаган: программа тәэминаты бозылган, эшләгән вакытта телефон нык кыза һәм барлык программалар да туктап кала башлаган.

Шуннан соң ул кибеттәге сатучыга мөрәҗәгать иткән, аның телефонын алганнар һәм гарантия ремонтына җибәргәннәр, бу вакытта төп платасы алмаштырылган. Әмма, җитешсезлекләрне күп тапкыр бетерүгә карамастан, алар әледән-әле барлыкка килеп торган. Шулай ук ремонт үткәрү сроклары да бозылган, 45 көннән артып киткән һәм телефон эшкуар тарафыннан өченче мәртәбә сервис үзәгенә җибәрелгән, бу хакта кулланучыга исә хәбәр ителмәгән. Кулланучының сәүдә объектына күп тапкыр килүе һәм телефон аша шалтыратулары нәтиҗә бирмәгән, ә җавап итеп кулланучы сатучыларның дорфа сүзләрен генә ишеткән, аларны хәтта каршыларында инвалид торуы да уңайсызландырмаган, ә эшкуарның үзе белән бөтенләй дә телефон аша элемтәгә керү мөмкинлеге калмаган.

Бүлек хезмәткәре кәрәзле телефон сату-алу турында шартнамәне таркату турында дәгъва төзергә ярдәм итте, әмма эшкуар кулланучының дәгъва белдерү тәртибендәге таләпләрен канәгатьләндермәде. Шуннан соң кулланучыга шикаять гаризасын төзүдә юридик ярдәм күрсәтелде һәм материал киләчәктә карау өчен судка җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International