ҖЧҖ “Кама” “Ашамлыклар” кибетендә СЕМИНАР-УКУ

2012 елның 24 августы, җомга
 22.08.2012 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белән ҖЧҖ “Кама” “Ашамлыклар” кибете хезмәткәрләре өчен кулланучы хокукларын яклау өлкәсендәге сораулар буенча семинар оештырылды һәм үткәрелде.
Чара әлеге кибеткә сыйфатсыз срогы чыккан продуктны кире кайтаруның шаһиты булган кулланучының язма мөрәҗәгате буенча үткәрелде. Ул Казан территориаль органының адресына, тикшерү үткәрүне һәм тиешле чаралар күрүне сорап, гариза язган. Без ваемсыз булмаган кулланучыларга аларның уяулыгы һәм актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәтлебез, ләкин инде берничә тапкыр хәбәр иттек һәм тагын кабатлыйбыз, кече бизнесны еш тикшерүләрдән якларга чакырылган гамәлдәге законнар җыелмасы белән контрольдә тотучы органнар өчен билгеле критерийләр һәм чикләмәләр каралган. Әлеге конкрет очракта тикшерү оештыру мөмкин булмады, чөнки кулланучы хокукларын бозу турында сыйфатсыз продукт сатып алучы үзе хәбәр итмәгән. Моннан тыш, гаризада гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә зыян китерү янавы барлыкка килү турында хәбәр итүче туры фактлар булмаган. Шулай итеп, әгәр сез срогы чыккан һәм сыйфатсыз продукция алган булсагыз, мәгълүмат булмау сәбәпле кирәкле товарны ала алмасагыз, кыюланып каләм алыгыз, үзегезнең үпкәгезне язмача аңлатып бирегез, һәм сез ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең сатыла торган продуктларның яраклык вакытын һәм сатуның башка кагыйдәләрен бозучы сәүдә оешмаларын ачыклау буенча эшен шактый җиңеләйтәсез. Планлы тикшерү вакытында срогы чыккан продукцияне ачыклау катлаулы, чөнки, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, сатучыга булачак контроль чара турында өч көн алдан хәбәр ителә. Һәм, киштәдән срогы чыккан продукцияне алмас өчен, җитәкчегә бөтенләй ялкау яки бай булырга кирәк. Ә кулланучыларның гаризалары буенча плансыз көтелмәгән тикшерүләр үткәрелә, алар барышында кулланучылар күрсәткән фактлар ешрак раслана. Сатып алучы күрсәткән бозу турында контрольдә тотучы органнарга, оешманың яки шәхси эшмәкәрнең исемен, сату ноктасының төгәл адресын , бозу фактларын, шулай ук үзе турында мәгълүматларны күрсәтеп, язмача хәбәр итәргә кирәк. Дәүләт контроль органына хәбәр иткән затны билгеләргә ирек бирмәүче мөрәҗәгатьләр контроль буенча плансыз чара үткәрү өчен нигез була алмыйлар. Югарыда күрсәтелгән мөрәҗәгатьне без игътибарсыз һәм җавапсыз калдыра алмадык, шуңа күрә гариза бирүче күрсәткән адрес буенча урнашкан кибеттә күчмә семинар үткәрелде. Әлеге чараның максаты - сатучыларга һәм кибет җитәкчесенә кулланучылар базарының эшчәнлеген хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен көйләүче гамәлдәге законнар җыелмасын аңлатудан гыйбарәт. Чара вакытында биредә булучыларның игътибары азык-төлек товарлары сату кагыйдәләренә, РФ “Кулланучы хокукларын яклау турында”гы  Законының тиешле урыннарына, алкоголь продукциясенең әйләнеше өлкәсендә тикшерү үткәрүне регламентлаучы законнар җыелмасына юнәлтелгән иде. Сатучы һәм сатып алучы арасында барлыкка килүче конфликтлы ситуацияләрне чишү тәртибе конкрет мисалларда тикшерелде. Биредә булучыларның игътибары кулланучының беренче таләбе буенча фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү мәҗбүрилегенә, кибет эшчәнлеге һәм сатучыларның гамәлләре турында барлык язуларны фирма җитәкчелегенең карап тикшерү тиешлегенә, язма авторы белән капма-каршы элемтә булдыру кирәклегенә юнәлтелде. Биредә булучыларның аерым игътибары яраклык вакыты чыккан азык-төлек товарларын сату ярамаганлыгына һәм сатыласы товарларның яраклык вакытын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм саклау шартларын үтәүгә юнәлтелде. Семинар ахырында алкогольлепродукцияне, шул исәптән, сыраны ваклап сату өлкәсендә законнар җыелмасындагы үзгәрешләр турындагы күпсанлы сорауларга җавап бирелде.
Кибет җитәкчелеге үткәрелгән семинар өчен рәхмәтен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International