ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕНЕҢ ЯШЕЛ ҮЗӘН ТЕРРИТОРИАЛЬ ОРГАНЫ ХӘБӘР ИТӘ

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Агымдагы елның июнь аенда Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына Кайбыч муниципаль районы территориясендә урнашкан кибетләрдә озату документларыннан башка сыра һәм сыра эчемлекләрен сату турында 2 мөрәҗәгать кергән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан әлеге гаризалар карап тикшерелде. Гаризаларның берсендә бәян ителгән фактлар раслау тапты.

Шулай итеп, 2019 елның 4 июлендә административ тикшерү кысаларында сәүдә объектында уздырылган тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланды. Каралган кибеттә яраклылык вакыты узган, товар озату документлары булмаган сыра сатыла иде. Сыра белән тәэмин итү эше Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү күләмен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (ЕГАИС) теркәлмәгән. Административ хокук бозу турындагы эш производствосын тәэмин итү чаралары күрелде, 13,75 литр күләмендә алкогольле продукция әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 2 өлешендә, 14.19 ст., 14.43 ст. 2 өлешендә, 14.45 ст. каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен килү кирәклеге турында хәбәр ителде. 

Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар турында хәбәр иткән гариза авторына акчалата бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International