Арча районы Яңа Кенәр авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу узды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

2019 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров Арча муниципаль районы Шурабаш авылында җирле халык белән очрашты.

Гражданнарны барыннан бигрәк көнкүреш техникасы, кием-салым, азык-төлек товарлары сатып алуга, элемтә чараларын ремонтлауга һәм башка хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра иде. Шулай ук дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары турында да сүз булды.

Чарада катнашучыларга аларның товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат алырга хокуклы булуы, төрле низаглы хәлләрдә үзләрен ничек якларга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эше турында да искә алынды.

Халыкның кулланучы белемен арттыру өчен барысына да мәгълүматлар урнаштырылган брошюралар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International