ЮЛ КАФЕСЫНДА ЯРАКЛЫЛЫК СРОГЫ ЧЫККАН СЫРА САТЫЛГАН

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Июнь аенда Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына Югары Ослан районы территориясендә урнашкан юл кафеларының берсендә документларсыз сыра сатылуы турында хәбәр килеп ирешкән.

Бу хәбәрдә бәян ителгән вакыйгада административ хокук бозу билгеләренә күрсәтә торган җитәрлек мәгълүматлар булуын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре тарафыннан әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгату турында карар чыгарылды һәм административ тикшерү эшен үткәрү турында билгеләнде.

Административ тикшерү кысаларында 5 июньдә кафеда тикшерү үткәрелде, чара барышында барлык сатыла торган продукциягә кирәкле документлар күрсәтелде. Шул ук вакытта территориаль орган хезмәткәрләре яраклылык срогы чыккан 34,0 литр күләмендә сыра сатылуын ачыклады. Срогы чыккан сыра сатудан алынды, эшкуарга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.43 статьясының 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен килү кирәклеге турында хәбәр ителде. 

Кафедагы хокук бозулар турында хәбәр иткән авторга акча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International