2019 елның 12 июлендә Кукмара районының Починок-Кучук авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә бу проблемаларны хәл итү турындагы мәсьәләләр кузгатылды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге буенча аңлатмалар бирелде.
Чаралар барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.