ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органыннан "Халык контроле" ДМС системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләү турында мәгълүмат

17 июль 2019 ел., чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан 2019 елның 12 июлендә Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә үткәрелгән тикшерү чаралары барышында түбәндәге хокук бозулар билгеләнде:

- Түбән Кама шәһәренең "Солод" кибетендә БДАМС системасында теркәлмәгән алкогольле продукция (сыра) сату турында факт. 26,0 литр күләмендә әйләнештән алынды;

- Түбән Кама шәһәренең "У Алевтины" кафесында җитештерүнең һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы, товар озату документларыннан башка һәм БДАМС системасында теркәмичә алкогольле продукция (сыра) сату турында факт. 8.71 литр күләмендә әйләнештән алынды.

Әлеге хәбәрләрне ирештергән мөрәҗәгать итүчеләргә матди бүләкләр биреләчәк. "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эшләве Татарстан Республикасы Президентының "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2012 елның 1 июнендәге ПУ-408 номерлы Указын үтәү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 августындагы 676 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча гамәлдәге законнарны бозучылар административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен территориаль органга чакыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International