Нурлатта 260 литрдан артык алкогольле продукция әйләнештән алынды

2019 елның 19 июле, җомга

Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре "Халык контроле" ДМС системасына килгән гражданин гаризасы буенча Нурлат шәһәренең "Сыйфат" кибетендә контрольлек чарасы үткәрде.

Сәүдә залын караганда алдан ук сатып алыну чеклары чыгарылган 6 атамадагы аракы булуы ачыкланды, бу исә БДАМС системасында алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозу булып санала.

Моннан тыш, 3 атамага товар озату документлары да күрсәтелмәде.

Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 260 литрдан артык алкогольле продукция алынды.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш башлау стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International