ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына сыйфатсыз су төяү насосын сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, насос эшләгән вакытта бик көчле тавыш һәм вибрация чыгара икән, шуның нәтиҗәсендә су тиз арада болгана, бу исә кулланучыны канәгатьләндерми. Җитешсезлек сатып алынганнан соң шундук ачыкланганга күрә, кулланучы әлеге товардан тиешле дәрәҗәдә файдалана да алмаган.
“Мин Менделеевскида яшим, ә насосны Актаныш районында сатып алган идем, хәзер инде нәрсә эшләп була?" – дип мөрәҗәгать итте борчылган сатып алучы.
Ведомство белгече "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Законның 18 статьясы нигезендә дәгъва проектын төзүдә ярдәм күрсәтте һәм аны сатучыга, кулга тапшыру турында белдереп, почта аша заказлы хат белән җибәрергә киңәш бирде.
Сыйфатсыз товар сатуга бәйле килеп туган мәсьәләне хәл итүдә сатучы намуслы эш итәр, дип өметләник һәм кулланучыга килеп туган хәлне уңышлы ерып чыгуын теләп калыйк.