Сатып алучы буларак хокуклары бозылган пенсионерга кая мөрәҗәгать итәргә? Кулланучы пенсионерларның мәнфәгатьләрен кайсы дәүләт органнары яклый? Башка гражданнар кебек үк, еш кына пенсионерлар арасында да үз хокукларын яклауны таләп итеп, мөрәҗәгать итү зарурлыгы килеп туа. Инвалидларда да, халыкның социаль нәзберек булган башка катлауларында да шундый ук ихтыяҗ килеп туарга мөмкин. Шикаять белән кая барырга соң? Аны нинди тәртиптә тапшырырга һәм кайсы очракта мөрәҗәгать максималь рәвештә нәтиҗәле булырга мөмкин? Түбән Кама территориаль органы белгече Кадрия Вагыйзова белән очрашу барышында Сарман муниципаль районы социаль яклау бүлегендә әнә шул һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Әңгәмә барышында пенсионерлар азык-төлек продуктларының сыйфатына карата канәгатьсезлек белдерде. Дәгъваларның күпчелеге сөт ризыклары сегментына: сөт, май, сыр ризыкларына кагыла. Антирейтингның икенче урынында – балык һәм диңгез продуктларының сыйфаты.
Җәлил бистәсендә яшәүчеләр кибетләрдә яраклылык вакыты чыккан товарлар сатылу очракларына таруларына зарланды. Беренче һәм иң мөһим кагыйдә – барлык продуктларның да яраклылык вакытын киштә янында тикшерергә кирәк. Моның өчен көчне дә, вакытны да кызганмаска, чөнки товарга түләгәннән соң һәм аны өйгә алып кайткач акчаны кире кайтарып алуы күпкә катлаулырак булачак. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 5 статьясы нигезендә, яраклылык срогы чыккан товарны, шулай ук яраклылык срогы билгеләнергә тиешле, әмма ул билгеләнмәгән товарны сату тыела.
Кулланучылар да, җиһаз кибетендәге сәүдә вәкилләре дә үзләрен кызыксындырган сорауларга белгечтән җаваплар алды. Сатып алучылар һәм мебель сатучы оешмалар арасында хокукый мөнәсәбәтләр РФ Гражданнар кодексы, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы, шулай ук әлеге Закон нигезендә кабул ителгән норматив-хокукый актлар, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре белән җайга салына. Сатып алучы кулланылышта булмаган, тиешле товар рәвешен, куллану үзлекләрен, фабрика ярлыкларын саклаган сыйфатлы товар булып торучы мебельне, сатып алган көнен исәпкә алмыйча, 14 көн эчендә алмаштыру хокукына ия. Мебель җыелмалары яки тупланмалары, сатып алынган мебель габаритлары буенча туры килмәгәндә яки ишек уемы аша сыймаган очракта да, алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиешле булмаган, законнарда билгеләнгән товарлар исемлегенә кертелгән.