Ведомствоара комиссия утырышы булды

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында 2025 елның 9 ае йомгаклары буенча территориаль орган карамагындагы территорияләрдә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Аксубай, Зәй, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Чирмешән районнары комиссиясе әгъзалары, «Татспиртпром» АҖ, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Болгарпиво» ААҖ, «АБ ИнБев-Эфес» АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашында узды. Үз чыгышларында нотыкчылар ваклап сату алкоголь базарындагы төп моментларга, проблемалы мәсьәләләргә тукталдылар. Территориаль орган буйсынуындагы районнар үзләренең күрсәткечләрен чагыштырырга, тәҗрибә уртаклашырга, районнарда башкаларның уңай моментларын гамәлгә кертергә һәм тискәре моментларны булдырмаска мөмкинлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International