Закон авторы товарны төргәксез генә кире кайтару мөмкинлеген бирә, әмма барлык сәүдә нокталарында да бу эшкә ризалашырга атлыгып тормыйлар. Сатучылар еш кына, товарны кабул итүдән баш тартып, гражданнардан аның тартмасын да китерүне таләп итә.
Күптән түгел Балык Бистәсе бистәсендә гражданка Х. белән шундый очрак булган. Кәрәзле элемтә салонында телефон сатып алынган. Телефоннан билгеләнгән таләпләргә нигезләнеп файдалану барышында гарантия чорында җитешсезлек барлыгы ачыкланган: телефон эшләми башлаган, сүнеп киткән һәм кабынмаган. Кулланучыга җайланмадан файдалану мөмкинлеге калмаган.
Гражданка Х. ачыкланган җитешсезлекләр белән телефонны сатып алган элемтә салонына мөрәҗәгать итеп, гарантия ремонтын уздыруны, башка сыйфатлы телефонга алмаштыруны яки сыйфатсыз телефон өчен акчаны кире кайтаруны таләп иткән. Ләкин телефонның тартмасы булмауга бәйле рәвештә сатучы әлеге таләпне канәгатьләндерүдән баш тарткан.
Шунысын белеп тору кирәк: сатучыларның моңа охшаш гамәлләре, сәбәбенә бәйсез рәвештә, законга каршы килә. Закон чыгаручы мондый таләпләрне куймый һәм сәүдә нокталарына мондый эшләрне башкару хокукын бирми.
Гамәлдәге закон нигезендә, җитешсезлеккә бәйле рәвештә товарны кире кайтару мөмкинлеге аның төргәге булу-булмауга бәйле түгел. Тартмасы сакланмаганга күрә генә товарны кире кайтаруга кибет каршы төшә алмый.
Әгәр мондый хәл килеп туган икән, беренче чиратта язмача дәгъва төзергә кирәк. Ул сәүдә ноктасы җитәкчесе исеменә рәсмиләштерелә. Шәхси мәгълүматларны, эшләнмәне сатып алу шартларын, ватылуның асылын һәм товарны кире кайтарганда барлыкка килгән хәлне күрсәтергә кирәк. Шуннан соң гарантия ремонтын башкару, товарны алыштыру яки акчаны кайтару турында таләпләр куела.
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) 4 статьясы нигезендә, сатучы сыйфаты шартнамәгә җавап бирә торган товарны гына бирергә тиеш. Шартнамәдә товарның сыйфаты турында шартлар күрсәтелмәгәндә, сатучы кулланучыга гадәттә куела торган таләпләргә җавап бирә торган һәм мондый төрдәге товарны куллану максатларына яраклы товарны бирергә тиеш.
Законның 18 статьясындагы 5 пункты нигезендә, сатучы кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итеп алырга һәм, зарурлык булган очракта, товарның сыйфатын тикшертергә тиеш. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләренә бәйле бәхәс барлыкка килгән очракта, сатучы (җитештерүче) үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш.
Товарда сатучы белән алдан килешенмәгән җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы Законның 18 статьясының 1 пункты нигезендә, үзе сайлап алып, түбәндәге хокукларның берәрсен гамәлгә ашырырга хокуклы:
- шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;
- башка маркадагы (модель, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;
- сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
- товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетерү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә;
- сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә.
Законның 18 статьясында каралган таләпләрне кулланучы товардагы җитешсезлекләр гарантия срогы дәвамында ачыкланган очракта белдерергә хокуклы.
Законның 22 статьясы нигезендә кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбен сатучы 10 көн эчендә канәгатьләндерергә тиеш.
Законның 24 статьясы нигезендә кулланучы тарафыннан кулланучы кредиты (займы) хисабына сатып алынган сыйфатсыз товар кире кайтарылган очракта, сатучы товар өчен түләнгән акча суммасын, шулай ук кулланучы тарафыннан түләнгән процентларны һәм кулланучы кредиты (займы) шартнамәсе буенча бүтән түләүләрне дә капларга тиеш.
Законның 23 статьясы нигезендә күрсәтелгән срокны бозган өчен сатучы кулланучыга срогы чыккан һәр көн өчен товар бәясеннән 1% күләмендә неустойка (пеня) түләргә тиеш булачак.
Кулланучының таләпләре канәгатьләндерелмәсә, шулай ук суд тикшерүен башлап җибәрергә мөмкин.