Сыйфатсыз автомобиль шинасын сатучыга кайтару

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Җитешсезлеге булган автомашинаны кибеткә кире кайтару бик катлаулы эш, анда күп кенә нечкәлекләр бар. Завод җитешсезлеге яки файдалану кагыйдәләрен бозумы икәнлеген исбатлавы авыр булганга күрә, җитешсезлек сәбәбен күрсәтеп, бәяләмә бирә торган экспертиза таләп ителә. Кулланучы файдасына эксперт бәяләмәсе булган очракта, кибет товарны алмаштырырга яки акчаны кире кайтарырга мөмкин, шулай ук экспертизага киткән чыгымнар да компенсацияләнә.

Сатучы сатып алучыга товарны кабул итүдән һәм акчаны кире кайтарудан баш тартырга мөмкин. Мондый хәлләр товар кулланучы гаебе белән яраксызланган очракларда барлыкка килә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына гражданин М. консультация сорап мөрәҗәгать итте. Мәсьәләнең асылы шунда ки, кулланучы эксплуатация барышында сафтан чыккан автомобиль шиннарын кибеткә тапшырган. Ләкин сатучы аның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарткан, чөнки шиннарга уздырылган экспертиза күрсәткәнчә, җитешсезлек дөрес файдаланмау һәм тоткарлаучы әйбер өстенә үтеп керү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Экспертизаның уздырылуы турында кулланучыга хәбәр ителмәгән һәм чакыру килмәгән, һәм ул мондый бәяләмә белән килешмәгән. Гамәлдәге закон нигезендә, кулланучы товарга экспертиза үткәргәндә катнашырга хокуклы. Әгәр кулланучы мондый экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәсә, бәяләмәне суд тәртибендә бәхәс итәргә мөмкин.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре юридик консультация бирде һәм судка дәгъва гаризасы проекты төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International