ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы барлык кулланучыларны искәртә

2019 елның 6 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы барлык кулланучыларны да физик заттан теге яки бу товарны һәм хезмәт күрсәтүне сатып алганда, мондый товарга яки хезмәт күрсәтүгә кулланучы хокукларының кагылмавы турында искәртә.

Әйтик, физик заттан әйбер сатып алынган очракта, ике ел дәвамында аңа дәгъва белдерү хокукы юк. Кулланучы сатып алынган товардан яки хезмәт күрсәтүдән канәгать булмаса, дәүләт органы физик затлар арасындагы бәхәскә катыша алмый.

Еш кына, бигрәк тә Интернет аша сатып алганда, сатучының яки хезмәт күрсәтүченең юридик яки физик зат булып тору-тормавын билгеләп булмый. Интернет-кибеттән товар сатып алучы кеше чынлыкта аны шәхси заттан алырга мөмкин. Шәхси затлар тарафыннан товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү очраклары игълан сайтларында да, социаль челтәрләрдә дә бар. Кулланышта булган шәхси әйберләрне сату коммерция эшчәнлегенә керми.

Бигрәк тә матурлык өлкәсендә аерым хезмәтләр күрсәтүче кешеләр эшли. Тырнак һәм керфек осталары, чәчтарашлар һәм косметологлар, әйтик, Facebook аша, коммерция берләшмәсе яки шәхси эшкуар сыйфатында теркәлмичә генә, үзләренә реклама ясап, хезмәтләр күрсәтә. Алар янына килгән клиентлар күрсәтелгән хезмәт өчен түләгәнлекне раслаучы документтан башка гына түлиләр.

Моннан тыш, тотылган автомобильне шәхси заттан шәхси затка сату очраклары да ешайган, чөнки бу очракта очсызгарак төшә икән. Арча территориаль органына кергән мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, шәхси эшкуар буларак теркәлмәгән шәхси заттан машина сатып алганда, сыйфатсыз чәчтараш хезмәте күрсәткәндә кешеләрнең теге яки бу проблемалары барлыкка килә.

Сатучыга акча күчерүгә бәйле проблемалар килеп туганда фәкать судка гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шуңа күрә дә, товар яки хезмәт өчен акча күчерер алдыннан акчаның фирмага яисә шәхси затка китү-китмәве турында кызыксынырга кирәк.

Кулланучыга гомуми киңәшләр

1. Товарга заказ биргәнче, сатучының физик яки юридик зат булу-булмавын ачыклагыз. Бу хакта акчаның физик яки юридик затның банк счетына күчерелүе буенча шәйләргә мөмкин.

2. Интернет-форумнарда сатучы турындагы мәгълүматларны карагыз һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең "кара исемлеге"нә күз салырга онытмагыз.

3. Товар өчен 100 процент күләмендә алдан түләп куярга ашыкмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International