Лениногорск районы Глазово авыл җирлегенең Үрнәк-Күмәк авылында күчмә кабул итү

2019 елның 6 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы М.И.Михеева эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре белән берлектә Лениногорск муниципаль районы Глазово авыл җирлегенең Үрнәк-Күмәк авылында урынга чыгып гражданнарны кабул итте.

"Глазово авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә Әлмәт шәһәреннән – 57 һәм Лениногорск шәһәреннән 25 км ераклыкта урнашкан. Җирлек составына өч торак пункт керә: Үрнәк-Күмәк, Покровка һәм Глазово авыллары. Өч авыл халкын беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче кибет бүгенге көндә Үрнәк-Күмәк авылында гына бар һәм ул турыдан-туры авыл җирлеге советы административ бинасында урнашкан. Биредә ун елдан артык "Шешма" ҖЧҖ (директоры Д.Ф.Бектяшева) сәүдә эшчәнлеген алып бара, кибет Самар өлкәсе чигендә урнашкан һәм адреслы программага кертелгән.

Глазово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимова Р.Т. катнашында Үрнәк-Күмәк авылы хакимиятендә мәҗбүри медицина иминияте буенча укулар үткәрелде, җирле җитештерүдәге алкогольле продукцияне ваклап сату күләме, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар, суррогат алкоголь куллануның агулану һәм зарарлы нәтиҗәләре турында фикер алышынды, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына халыктан мөрәҗәгатьләрне активлаштыруга басым ясалды.
Алга таба кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча алдан ук хәбәрләштерелгән гражданнар кабул ителде. Төрле сораулар белән барлыгы алты кеше мөрәҗәгать итте: каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгармау, сыйфатсыз техник катлаулы товар өчен акчаны кире кайтарып алу, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарларын кире кайтару буенча, шулай ук сөт майлары алмаштырылган сөт товарларын сату мәсьәләсе буенча. Сатып алган вакытта теләсә нинди товарларны кулланучыларга игътибарлы булырга һәм сайланган продуктның сыйфатын җентекләп тикшерергә кирәк. Әгәр продукт туклану өчен каралган булса, товарның маркировкасына, аның тышкы кыяфәтенә, тәменә, төсенә һәм исенә игътибар итәргә кирәк. Шулай ук сатучылар өчен укулар да үткәрелде, кулланучыларның хокукларын бозган өчен җаваплылык булуы турында искәртелде. Барысына да мәгълүмати буклетлар һәм "Потребительский вестник" газетасы таратылды.

Шулай ук, экстремизмга каршы ункөнлек алдыннан экстремизм, терроризм күренешләрен, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалауга юнәлтелгән мәсьәләләргә дә игътибар бирелде. Катнашучылар алынган мәгълүматтан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International