Республиканың эчке базарында халык куллана торган товарларның бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг ясау ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп функцияләренә керә.
РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карары белән бәяләре махсус контрольдә булган социаль әһәмиятле – кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм туклану базарында намуслы конкуренция булдыру өчен үзләренә карата чик дәрәҗә ваклап сату бәяләре куелырга мөмкин булган товарлар исемлеге билгеләнгән.
Шуңа бәйле рәвештә, атна саен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре базарларында 24 атамадагы социаль әһәмиятле азык-төлек продуктлары бәяләренә мониторинг үткәрелә.
Кулланучы товарларына булган бәяләр куллану кыйммәте концепциясен чагылдыра торган иң әһәмиятле һәм күрсәтмә параметрларның берсе булып тора. Азык-төлек товарларына булган бәяләрнең үзгәрүен күзәтеп тору, бәяләр мониторингы мәгълүматларына анализ ясау кулланучыларның товарларның сыйфаты һәм тәкъдим ителү дәрәҗәсе белән канәгать калу-калмавы турында нәтиҗә ясау мөмкинлеген бирә.
Мөмкинлек булуга карап, сәүдә объектларында шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинарлар да үткәрелә. Сатучыларның күпчелеге һәм кибетләрдә һәм супермаркетларда эшләүче башка хезмәткәрләр кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр белән дә, аларны хәл итү юллары белән дә җентекләп танышып бара алмый.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан социаль әһәмиятле азык-төлек продуктлары бәяләрен мониторинглау эше эш дәвам итәчәк.