Сату вакытына бәйле закон бозуны дәвам итәләр

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Кайбер намуссыз эшкуарлар алкогольле продукцияне сату вакыты турындагы законны бозуларын дәвам итә.

Әйтик, Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт һәм Бөгелмә районнары буенча бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә алкоголь продукциясен ваклап сатканда законда билгеләнгән чикләмәләр үтәлешен тикшерүдә тоту максатында үткәрелгән чаралар барышында алкогольле продукцияне, ягъни сыра сату вакытын бозуның өч очрагы ачыклаган.

Бөгелмә шәһәрендә "Пиво даром" дигән кибетләрнең берсендә 23:00 сәгатьтә дә сыра сатылган, Әлмәт шәһәрендә, сыраны 10.00 сәгатькә кадәр сатып, берьюлы ике кибеттә закон нигезендә билгеләнгән чикләүне бозганнар.

Ике очрак буенча да Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 3 өлеше буенча беркетмәләр төзеләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International