Кулланучы сыйфатсыз триммер сатып алган очракта нишләргә?

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Челтәрле төзелеш кибетләренең берсеннән кулланучы электрик триммер сатып алган. Файдаланган вакытта әлеге триммер бик еш кыза башлаган һәм эшләүдән туктаган. Кулланучы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Хезмәткәрләр әлеге төр товарның техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә (РФ Хөкүмәтенең "Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән) кертелгән булуы хакында аңлатты.

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге РФ Законының (алга таба – Закон) 18 статьясы нигезендә техник яктан катлаулы товарга карата кулланучы, кондиционерда җитешсезлекләр булуын ачыклаган очракта, кулланучыга мондый товар тапшырылган көннән башлап унбиш көн эчендә сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында таләп итәргә яки, сатып алган сумманы тиешенчә яңадан исәпләп, аны шундый ук маркадагы (модель, артикул) яки башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру турында таләп итәргә хокуклы. Әлеге срок узгач күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:

  • товарда җитди җитешсезлек булуы ачыкланганда;
  • товардагы җитешсезлекләрне бетерүнең әлеге Законда билгеләнгән сроклары бозылганда;
  • төрле җитешсезлекләрне берничә мәртәбә юкка чыгару нәтиҗәсендә гарантия срогының һәр елында җыеп исәпләгәндә утыз көннән артыграк вакыт эчендә товардан файдалану мөмкин булмаганда.

Бәхеткә, унбиш көнлек срок әле үтмәгән иде. Кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тарту турында гариза язды һәм түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итте. 10 көн дәвамында кулланучыга сыйфатсыз триммер сатып алган өчен түләнгән суммасы тулысынча кайтарып бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International