Дистанцион ысул белән сатканда товарларны алыштыру, кире кайтару шартлары

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Интернет аша яки интернет-кибетләрдән сатып алу хезмәтләреннән файдаланучылар саны артканнан-арта бара. Сәүдә залында урнаштырылган компьютерлар аша кулланучылар әйбер сатып салып, акчасын түләгәннән соң товарны кулга ала торган интернет-кибетләр елдан-ел күбрәк ачыла. Дистанцион ысул белән сату ничек булса соң ул?

Товарларны дистанцион ысул белән сату – каталогларда, проспектларда, буклетларда күрсәтеп яки фотосурәтләрдә яки почта элемтәсе, электр элемтәсе, шул исәптән "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша, шулай ук телеканаллар һәм (яки) радиоканаллар трансляцияләү өчен элемтә челтәрләре аша тәкъдим итеп яки сатып алучының товар яисә товар үрнәге белән турыдан-туры таныша алу мөмкинлеген юкка чыгара торган ысул белән күрсәтеп, сатып алучыны товар тасвирламасы белән таныштыру нигезендә төзелә торган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату.

Сатуның дистанцион ысулы "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы (алга таба – Закон) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы карары белән расланган Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) белән регламентлана.

Әгәр кулланучы сыйфатсыз товар сатып алса, Законның 18 статьясы һәм Кагыйдәләрнең 28, 29 пунктлары нигезендә, ул түбәндәгеләргә хокуклы:

  • товарны шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;
  • башка маркадагы (модель, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;
  • сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
  • товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетерү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә;
  • сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә. Сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны да тулысынча каплау турында таләп итәргә хокуклы.

Шулай ук, 26.1 статья һәм Кагыйдәләрнең 21 пункты нигезендә кулланучы товар тапшырылганчы теләсә кайсы вакытта, ә тапшырылганнан соң 7 көн эчендә аннан баш тартырга хокуклы.

Товарны китергән вакытта сыйфатлы товарны кайтару тәртибе һәм сроклары турында язмача формада мәгълүмат җиткерелмәгән булса, сатып алучы товар тапшырылган вакыттан башлап 3 ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.

Товарның тышкы кыяфәте, куллану үзлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин хәл. Сатып алучыда әлеге документның булмавы аны товарны әлеге сатучыдан сатып алуын дәлилли торган башка расламаларга сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Сатып алучы, товар фәкать аны сатып алучы тарафыннан гына кулланыла алса, индивидуаль-билгеле бер үзлекләре булган сыйфатлы товардан баш тартырга хокуклы түгел.

Сатып алучы товардан баш тартканда сатучы шартнамә нигезендә сатып алучы түләгән сумманы, сатып алучыдан кайтарылган товарны китергән өчен сатучы чыгымнарыннан тыш, сатып алучы тиешле таләпне белдергән датадан соң 10 көннән артмаган срокта кайтарып бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International