ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органыннан халык арасында "Җәмәгать һәм шәһәрара транспорттан файдалану" темасына уздырылган анкета нәтиҗәләре турында мәгълүмат

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Җәмәгать һәм шәһәрара транспорттан файдалану" дигән темага анкета уздырды.

Анкетада барлыгы 120 респондент катнашты.

"Сез җәмәгать транспорты хезмәтләреннән (шул исәптән шәһәрара транспорттан) файдаланасызмы?" дигән сорауга респондентларның 75%ы – уңай, 25%ы тискәре җавап бирде.

Респондентларның күбесе (64%) көн саен җәмәгать яки шәһәрара транспорттан файдалана икән. 26%ы җәмәгать яки шәһәрара транспорттан – кирәк булуга карап, 10%ы бик сирәк файдалана.

Түләү ысулына килгәндә, респондентларның төп өлеше (56%) транспорт картасы белән түләү кулай күрә. 29%ы акчалата түли, респондентларның 15%ы банк картасы яки NFC системасы ярдәмендә түли икән.

Респондентларның күбесендә (49%) җәмәгать һәм шәһәрара транспорттан файдаланганда хезмәт күрсәтү сыйфатына карата кисәтүләр бар, 39%ы барысыннан да канәгать. Респондентларның 22%ы, тискәре нәтиҗәләрне кисәтү өчен чаралар үткәрергә кирәк, дигән фикердә.

"Сезгә җәмәгать яки шәһәрара транспортта сыйфатсыз хезмәт күрсәткәннәре булдымы?" дигән сорауга респондентларның 35%ы үзләрен кирәкле тукталышка илтеп җиткермәүләре турында җавап бирде. Респондентларның 30%ы җәмәгать яки шәһәрара транспортыннан файдаланганда үзләренә карата тупас мөнәсәбәт белдерелүе турында әйтә, алардан түләүне кабул итмәгәннәр. Сораштырылучыларның 12%ында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатына карата башка төрле ризасызлыклар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International