Арча шәһәренең "Мимакс" кәрәзле элемтә салонында сатучылар өчен укулар узды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Ни аяныч, әмма Россиядә кулланучыларның хокуклары һәр адым саен диярлек кысрыклана, шул ук вакытта, халыкның юридик белемлелек дәрәҗәсе берникадәр яхшыруга карамастан, аларның күбесе үз мәнфәгатьләрен ничек якларга кирәклеген белми.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Р.Р.Гайнетдиновның "Мимакс" кәрәзле элемтә салонында сатучылар өчен укулар үткәрде.

Чара барышында кулланучының төп хокуклары турында; сатучыларның кулланучы таләбе буенча нинди документларны һәм мәгълүматны бирергә тиеш булуы; товарны кем чыгарган, аның гарантия сроклары, товарның сертификация узу-узмавы, инструкциясе бармы-юкмы икәнлеге, аның рус телендә язылу-язылмавы, гарантия талоннарының дөрес рәсмиләштерелүе турында аңлатылды, теге яки бу товарны сатып алганда килеп чыгарга мөмкин булган хәлләргә мисаллар китерелде. Шулай ук сыйфатсыз смартфоннар сатып алган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза үткәрү тәртибе һәм сроклары турында да аңлатмалар бирелде. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең аерым пунктлары каралды: болар – бәя белешмәлекләрен дөрес итеп рәсмиләштерү, кулланучы почмагы, оешманың элмә тактасы булу.

Мондый чараларны үткәрү сатучылар, эшкуарлар һәм кулланучылар өчен гамәлгә ашырылган халыкның хокукый грамоталылыгын формалаштыру буенча киң күләмле эш булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International