Әлмәт шәһәрендә ведомствоара комиссия утырышы узды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

2019 елның 21 августында Әлмәт шәһәре Башкарма комитетында видеоконференция режимында үткәрелгән Контрольлек советының республика утырышыннан соң Әлмәт муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы, Алкоторг вәкилләре катнашты.

Ведомствоара комиссия утырышында кулланучылар базарында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук саклауны һәм законнарны үтәүне тәэмин итү һәм тикшерүдә тоту, контрафакт алкоголь продукциясен ачыклау максатларында уздырыла торган чаралар турында мәсьәләләр карап тикшерелде. Шулай ук "Халык контроле" мәгълүмат системасы эше буенча, халыкка көмешкә продукциясен сату фактлары буенча җәза чаралары турында хәбәр итү, бигрәк тә авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне сату дәрәҗәсен арттыру буенча эшне активлаштыру турында сүз булды, шулай ук республиканың "Белый кремль" заводы җитештергән продукциясенә булышлык күрсәтүгә игътибар юнәлтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International