17 литр сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Озату документлары булмаган сыра сатылуы турында килгән шикаять нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Бавария” сәүдә челтәре кибетләренең берсенә тикшерү белән чыкты. Карау барышында ачыкланганча, биредә озату документлары булмаган сыра сатылган. Әлеге хәбәр “Халык контроле” ДМС алынган булган. 17 литр сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясының 2 өлеше һәм 14.45 статьясы буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International