ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән очрашу узды.

Чара барышында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре тикшерелде, иң еш очрый торган хокук бозулар һәм аларны кисәтү юллары каралды.

Тэги: халык контроле

5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

«Халык контроле» Дәүләт системасына кергән чираттагы гаризалар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәрендә хезмәт командировкасы барышында каралды. Гражданнарның мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләренең асылы 2015 елның 6 мартындагы Татарстан Республикасы Законы таләпләренә туры китереп кертелгән вакытны чикләү чорында алкогольле продукцияне сату фактларына кагыла. 

Тэги: халык контроле

25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның тугыз аенда республикада 19 120 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.

Тэги: халык контроле

27
август, 2019 ел
сишәмбе

Озату документлары булмаган сыра сатылуы турында килгән шикаять нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Бавария” сәүдә челтәре кибетләренең берсенә тикшерү белән чыкты. 

Тэги: халык контроле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International