Балык Бистәсе муниципаль районы эшкуарлары белән очрашу нәтиҗәле узды

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән очрашу узды.

Чара барышында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре тикшерелде, иң еш очрый торган хокук бозулар һәм аларны кисәтү юллары каралды.

Очрашуда катнашучылар игътибарына алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнардагы соңгы үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерелде. Бизнес вәкилләренә контрольлек итүче органнар тарафыннан профилактик чаралар уздыру тәртибе турында мәгълүмат бирделәр.

Эшмәкәрләрдән күп кенә сораулар килде, аларга тулы җаваплар бирелде.

Чара азагында, алкогольле һәм спиртлы продукциянеңегаль булмаган әйләнеше фактларын булдырмау максатыннан, эшмәкәрләргә барлык реаль фактлар турында мәгълүматларны контрольлек итүче органнарга, шул исәптән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша җиткерергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International