2020 елның тугыз аенда республикада 19 120 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Әйтик, 2020 елның тугыз аенда Татарстанда 19 120 литр күләмендә алкоголь законсыз әйләнештән алынган. Шул ук вакытта хокук бозуларның күбесе Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама районында ачыкланган.
«Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми суммасы 41 млн 450 мең сум тәшкил итте », - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.
Бу айлар эчендә инспекция хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә яки ведомствоара мобиль төркемнәр составында 7 меңгә якын алкоголь базарын тикшерде. Шуларның 2 404ендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә 2 933 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Хәзерге вакытта «Халык контроле» мәгълүмат системасына кергән алкоголь базарында хокук бозулар турында гаризаларны карау буенча эш алып барыла. Узган айларда анда 42 муниципаль берәмлектән 1 480 мөрәҗәгать килгән. 377 гариза өчен битараф булмаган гражданнар якынча 450 мең сум акча алган. Шулай итеп, игълан ителә торган мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәлелеге якынча 25% тәшкил итте.