ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалында чарага килүчеләр белән чара үткәрде.
Чараның максаты – халыкка товарлар сатып алганда (хезмәтләр күрсәткәндә) килеп чыга торган иң актуаль проблемалар турында мәгълүмат бирү, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү һәм рациональ куллану тәртибен формалаштыру.
Консультация вакытында 6 гражданин кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Чарага килүчеләрнең күпчелеген азык-төлек продуктларына югары бәяләр белән бәйле мәсьәләләр, сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру, срокларны бозу, яраклылык вакыты чыккан товарларны сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы сораулар кызыксындыра иде.
Чарада катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Шулай ук "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар таратылды, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы сораулар да күтәрелде.