Бүген Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетында Алабуга муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Комиссия эшендә Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Нургаянов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкилләре, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендә закон бозулар ачыкланган сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.
Утырышта Алабуга муниципаль районында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы вәзгыятьнең торышын бәяләү күрсәткечләре, "Булгарпиво” ААҖ, "АБ ИнБев-Эфес" АҖ, "Белый Кремль" ААҖ җитештергән сыраны ваклап сату челтәренә китерү күләмнәре, шулай ук "икеләтелгән" билгеләнештәге спиртлы сыеклыкны сату буенча ачыкланган хокук бозулар каралды.