Арча территориаль органы – кулланучыларның хокуклары яклана торган урын

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Хәзерге тормышта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы принциплары еш бозыла. Күп кенә кешеләр үз сорауларына җавапны челтәрләрдән эзләргә мәҗбүр.

Шунысы билгеле, сатучылар товар бәясен түләмәс яки аны кире кабул итмәс өчен төрледән-төрле сәбәпләр уйлап чыгара. Әйтик, еш кына кибет хезмәткәрләре сатып алучыны хезмәттәшлек турында шартнамә булмаган сервис үзәгенә җибәрә. Яки сәүдә предприятиесе товарның яраксызлыгы турында сервис үзәгеннән бәяләмә бирүне таләп итә.

Әүвәлге чорда барысы да судка кадәр низагны җайга салып хәл ителә. Сатып алучы, проблема турында җентекләп тасвирлап, дәгъваны кибеткә белдерә ала. Дәгъва теләсә нинди мәсьәләләргә кагылырга мөмкин: сыйфатсыз товарга, сатучының товар турында мәгълүмат бирергә теләмәве яки эшләнмәне шәхсән алмаштыру теләгенә. Гаризаны объект директоры исеменә язарга кирәк. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультацияләр үткәрә, мондый дәгъваларны, башка документларны төзегәндә ярдәм күрсәтә. Әгәр шушы рәвешле мәсьәлә хәл ителмәсә, бүлек хезмәткәрләре судка гариза язарга ярдәм итәчәк.

Кулланучы физик затлар, товарлар сатып алганда барлыкка килгән төрле проблемалы мәсьәләләрне хәл итү өчен, подряд шартнамәсеннән (көнкүреш, төзелеш һ.б.) килеп туган проблемаларны, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, банк хезмәтләре күрсәтү, гражданинның шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән килешүләрне һәм башка төрле шундый килешүләрне хәл итү өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International