Ярминкәдә дә шул ук законнар гамәлдә

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

"Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон тулаем алганда Россия Федерациясенең барлык субъектларына да кагыла, ләкин намуссыз эшкуарлар әлеге актны "үзе белгәнчә" куллану яклы.

Бу юлы да шулай булган. Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәренең Мәскәү урамы буенча 1 нче йорт адресында урнашкан Спорт сараенда халык куллана торган товарлар ярминкәсендә уздырылган контроль-инспекция чаралары барышында алкоголь продукциясен (кагор) тиешле рөхсәттән (лицензиядән) башка сату факты ачыкланды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең килеп чыгуы эшкуар өчен көтелмәгәнрәк хәл булды һәм, эшкуар оештырган барлык "каршылыкларга" карамастан, сату факты билгеләнде. Административ тикшерү үткәрелә. Әйләнештән алынган алкогольле продукция экспертиза үткәрелүен көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International