Чистайның "Юлдаш" интернат-йортында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистайдагы "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә лекция-әңгәмә оештырды.

Очрашу башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау институты оешкан чор турында сөйләде. Чистай территориаль органының республика кулланучылар базарындагы эшчәнлеге, "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын үтәү кысаларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр.

 "Сорау-җавап" форматында төзелгән чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарның күп кенә нигезләмәләре каралды. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча территориаль орган эшендә, шулай ук суд практикасында аеруча еш очрый торган кызыклы хәлләрдән мисаллар китерелде.

Очрашу ахырында учреждениедә яшәүчеләргә буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газеталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International