Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка С. планшет компьютерына гарантия ремонты буенча килеп туган бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Җитешсезлекләр ачыклану сәбәпле, товар гарантия ремонтын ясату өчен сатучыга тапшырылган булган. Исемлек буенча товарда, вак тырналу һәм сөртелү урыннарыннан тыш, механик зыяннар булмаган. Планшетны ремонтлатканнан соң кабул иткәндә, анда механик зыян булуы, ә атап әйткәндә, экранның аскы почмагында ярылу урыны барлыкка килгәнлеге ачыкланган. Әлеге җитешсезлек товарны сатучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе белән килеп чыккан. Әмма сатучы үзенең гаебен танымаган һәм товарны кулланучыга тапшыру турында таләп иткән.
Кулланучыга РФ Югары Суды Пленумының 2012 елның 28 июнендәге 17 номерлы карарының 42 нче пункты нигезендә җитешсезлекләрне түләүсез нигездә юкка чыгаруга бәйле (гарантия ремонты) бәхәсләрне караганда товарны әлеге ремонтны уздыру өчен кабул итеп алганда сатучыда (вәкаләтле оешмада) кулланучыга карата әлеге товарны түләүсез саклау йөкләмәсенең барлыкка килгәнлеге турында аңлатылды, әлеге йөкләмәгә карата РФ Гражданлык кодексының саклау шартнамәсе турындагы 47 нче бүлеге кагыйдәләре кулланыла.
РФ ГК 902 статьясындагы 2 пункты нигезендә, әйберләрне түләүсез саклаганда аларны югалту, аларның җитешмәве яки аларга зыян салу нәтиҗәсендә китерелгән зыяннар: әйберләрне югалту һәм аларның җитмәве өчен – югалткан яки җитешми торган әйберләр бәясе күләмендә; әйберләргә зыян китергән очракта аларның бәясе кимегән сумма күләмендә түләнергә тиеш. Югарыда телгә алынган статьяның 3 нче пункты нигезендә, саклаучыда сакланыла торган әйбернең сыйфаты әлеге әйбергә зыян салыну нәтиҗәсендә аны беренчел халәтендә файдаланып булмый торган дәрәҗәдә бозылса, әйберне саклауга тапшыручы аннан баш тартырга һәм саклауга алучыдан әлеге әйбер бәясен кайтарып бирү, шулай ук законда яки саклау шартнамәсендә башкача каралмаса, башка зыяннарны да түләү турында таләп итәргә хаклы.
Кулланучыга дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелде. Кулланучы таләпләрен үтәмәгән очракта, мәсьәлә суд тәртибендә хәл ителәчәк.