Менә тагын бер җәй үтеп, көз килеп җитте. Ә көз – уңыш, гөмбә һәм яңгырлар гына түгел әле ул. Көз – яңа уку елының башлануы да! Ел саен яңа уку елы башлану белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының кайнар линия телефонына ялгыш сатып алынган китапларны алыштыру яки кире кайтару (авторы ул түгел, тиешле басма түгел һ.б.) уңаеннан шалтыратулар килә башлый. Мәсәлән, шушы көннәрдә 8 нче сыйныф укучысы шалтыратып, музыка дәреслеген игътибарсыз сатып алганлыгы турында әйтте. Әсбап туры килмәгән. Китап кибетендә аны алыштырудан баш тартканнар һәм икенчесен сатып алырга кушканнар.
Матбугат басмалары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 55 нче карары нигезендә, кире кайтарылырга тиешле булмаган товарлар исәбенә керә (брак ачыкланмаган очракта).
Гамәлдәге законнар нигезендә, кире кайтару өчен түбәндәге шартлар нигез булып хезмәт итәргә мөмкин:
• Завод брагы: битләре җитмәсә, номерлары дөрес сугылмаган булса, тексты кабатланса яки карасы чыгып беткән булса;
• Билгеле бер сәүдә ноктасына килеп җиткәнче үк китапка зыян китерелгәндә;
Сатып алыр алдыннан китапны игътибар белән карап чыгарга кирәк: ертык битләре, кырылган урыннары яки башка төр механик зыян күргән урыннары шунда ук күзгә ташлана.
• Баш исеме эчтәлегенә туры килмәгәндә;
• Тышлыгында искәртелмәгән килеш, әсәрнең кыскартылган варианты бирелгәндә. Мондый хәлдә кибет китапны кабул итеп алырга, ә сатып алучыга акчасы кире кайтарып бирелергә тиеш. Сыйфатсыз дәреслек өчен акчаны кире кайтару срогы – таләп куелганнан соң 10 көн.
Ошамаган китапны кире кайтарып буламы?
Шәхси тәэсирләр китапны кире кайтару сәбәпчесе була алмый.
Әгәр китапның кимчелекләре юк икән, кибет аны, мөгаен, кире кабул итмәс һәм түләнгән сумманы кире кайтарудан баш тартыр.
Бу уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы ата-аналарга уку йорты укытучыларына кирәкле уку әсбабы турында тулы мәгълүматны ачыкларга киңәш итә.