Чүпрәле районындагы кибеттән легаль булмаган хәмер продукциясе алынды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында ("Халык контроле" ДМС) Чүпрәле районы территориясендә урнашкан кибетләрнең берсендә озату документларыннан башка сыра сату турында хәбәр ителгән гариза урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан, административ тикшерү кысаларында, кибеткә барып тикшерү үткәрелде, чара барышында гамәлдәге закон бозу очраклары ачыкланды – федераль законнар белән билгеләнгән җитештерү һәм әйләнештә йөртү легальлеген раслаучы товар озату документларыннан башка гына алкогольле продукция сатылган, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнештә йөртү күләмен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (ЕГАИС) әлеге продукцияне алу турында мәгълүмат теркәлмәгән.

Товар бәяләре билгеләнгән таләпләрне бозып рәсмиләштерелгән, асылда, бәясе күрсәтелгән ябышкак кәгазь рәвешендә тәкъдим ителгән.

33,5 литр легаль булмаган продукция әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Административ материаллар карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Арбитраж судына, җәмәгать судьясына, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде.

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында заявка авторына акчалата бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International