Чаллы территориаль органы белгечләре сәүдә үзәгендә кизү торды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә эшкуарлар һәм аларның вәкилләре өчен кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча кизү торуны оештырды.

Тыңлаучылар кулланучыларның хокукларын яклау темасы буенча база белемнәрен алды. Алмаштырылырга яки кайтарылырга тиешле булмаган товарлар ассортименты белән; формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгән товар өчен акчалата сумманы кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү срогы белән танышты; касса чегы булмаган очракның кулланучы таләбен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тору-тормавы турында белделәр.

Чара кысаларында катнашучыларга кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде: "Кулланучының сыйфатлы товарны алыштыру һәм кире кайтару хокукы", "Үрнәкләр буенча товарлар сату", "Интернет-сатып алулар" һәм башкалар, "Товарга экспертиза", "Дәгъваны ничек итеп дөрес төзергә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International