Кулланучы сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турында таләп белдергән

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы сыйфатсыз мотоблок өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарткан сатучы гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Товар сатып алганнан соң өч көн узгач ватылып чыккан.

Сатып алучы сатучыга акчаны кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткән, әмма соңгысы ремонт кына тәкъдим иткән. Кулланучы моның белән килешмәгән һәм Чистай территориаль органына үз хокукларын яклау турында үтенеп мөрәҗәгать итте. Кулланучыга "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законының (алга таба – Закон) бу мөнәсәбәтләрне җайга салучы 18 статьясы турында аңлатма бирелде.

Мотоблоклар РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган Техник катлаулы товарлар исемлегенә керә, һәм, кулга тапшырылганнан соң 15 көн эчендә анда җитешсезлекләр булуы ачыкланса, кулланучы шартнамәне таркаткан вакытта акча суммасын кире кайтару турында яки сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, башка маркадагы шундый ук товарга алмаштыру турында таләп итәргә хокуклы. 15 көнлек чор узганнан соң югарыда күрсәтелгән товар фәкать түбәндәге очракларда гына кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш: товарда җитди җитешсезлек ачыкланган очракта; товардагы җитешсезлекләрне бетерү чорлары бозылганда; төрле җитешсезлекләрен берничә мәртәбә бетерү нәтиҗәсендә гарантия чорының һәр елында җыеп исәпләгәндә 30 көннән артык вакыт дәвамында товардан файдалану мөмкинлеге булмаганда.

Шул рәвешле, сатучының гамәлләре законга каршы килә. Закон нигезендә кулланучы таләпләрне сайлап алырга хокуклы һәм, шартнамәне таркаткан вакытта, акчалата сумманы кире кайтару турында таләп итә ала.

Кулланучы үтенече буенча аңа дәгъва проекты әзерләнде һәм алга таба ни эшләргә кирәклеге турында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International