Казан шәһәренең үзәк базары территориясендә кизү тору оештырылды

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "Казан шәһәренең үзәк базары" ААҖ (Адресы: Казан шәһәре, М.Межлаук ур., 13 йорт) территориясендә кизү торды.

Белгечләр кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү өлкәсендә консультацияләр бирде.

Тыңлаучылар кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы темалар буенча база белемнәренә ия булды. Алмаштырылырга яки кайтарылырга тиешле булмаган товарлар ассортименты белән; формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгән товар өчен акчалата сумманы кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү срогы белән танышты; касса чегы булмаган очракның кулланучы таләбен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тору-тормавы турында белделәр.

Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында мәгълүмат бирелде.

Сәүдә комплексларында белгечләрнең кизү торуы – сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урынында оператив хәл итү ул.

Кизү торганда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар почмагын дөрес итеп рәсмиләштерүгә аерым игътибар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International