Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "Белоруссия ярминкәсе"н үткәрү традициягә керә. "Камаз" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Белоруссиядән килгән товарлар сату ярминкәсе уза.
Ярминкәдә азык-төлек товарларының киң ассортименты тәкъдим ителгән: колбасалар, ысланган ризыклар, балык деликатеслары, сырлар. Шулай ук бал, сөт продукциясе һәм кондитер әйберләре, майлар, текстиль һәм трикотаж товарлары, аяк киеме. Барлык продукция дә югары сыйфатлы, продукцияне татып карау мөмкинлеге сатып алучыларны аеруча җәлеп итә. Ярминкәдә катнашкан һәркем үзе өчен кулай бәядән гадәти булмаган, болан һәм кыргый кабан итеннән ясалган деликатеслар, бик күп сортлы сало һәм сыр таба алачак. Сатып алучыларның күбесе, биредә тәкъдим ителгән товарларның сыйфатын тиешенчә бәяләп, ярминкәгә тагын килә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре дә ярминкәдә булды, халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен бәяләде. Ярминкә кысаларында "түгәрәк өстәл" оештырылды, ярминкәдә катнашучыларга кулланучылар базары һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. Барлык катнашучыларга да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылган буклетлар таратылды. Ярминкәгә килгән һәр сатып алучы үз хокукларын бозуга кагылышлы сорауларга квалификацияле җавап алу мөмкинлегенә ия булды.