Әгерҗе муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Расланган график нигезендә, Әгерҗе муниципаль районында Башкарма комитет җитәкчесе А.С.Авдеев рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрелде.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы Г.Т.Вафина, район башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов, Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча өлкән опервәкаләтлесе Ф.Ф.Гафуров, "Алкоторг" ҖЧҖ, "Белый Кремль" вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

2019 елның 4 кварталында көчләрне һәм чараларны берләштерү максатында районның рейтинг күрсәткечләрен яхшырту өчен бу юнәлештә түбәндәге карарлар кабул ителгән:

- алкогольле продукцияне сату буенча план күрсәткечләрен үтәү эшен көчәйтү; легаль булмаган хәмер продукциясен сатуны ачыклау өлешендә профилактик эшне көчәйтү;

- "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына легаль булмаган хәмер продукциясен сату фактлары буенча хәбәр итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International