"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучы хокукларын яклау турында хокукый белемнәр һәм гамәлдә куллану күнекмәләре булдыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Керәшен Сәрдәсе гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.
Укучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында сөйләделәр: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.
Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына, товарларны сайлау кагыйдәләренә, җитештерүчеләр турында этикеткада мәгълүматка карата таләпләр, состав, гарантия сроклары, азык-төлек товарларының яраклылык срокларына кагылышлы төп Закон нигезләмәләре җентекләп яктыртылды.