Өлкәннәр көне – якты бәйрәм, бу көн җәмгыятькә генә түгел, якыннарыбызга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп иткән кешеләр яшәвен искә төшерә.
Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Р.Ф.Нәфыйков коллектив исеменнән лаеклы ялда булган хөрмәтле, тәҗрибәле һәм акыллы остазларыбыз: Фәния Нуриәхмәт кызы Зарипова (Түбән Кама шәһәре), Надежда Александровна Чернова (Зәй шәһәре), Наталья Михайловна Тютюгина, Назыйф Насыйх улы Гыйзетдинов (Мөслим авылы), Госман Гомәр улы Билалов (Аксубай бистәсе) зирәклек бәйрәме уңаеннан күркәм котлау сүзләрен кабул итте. Безнең пенсионерлар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Аларга чын күңелдән озак еллар дәвамында актив булуларын, энергияләрен һәм тормыш ямен җуймыйча гомер итүләрен, ныклы сәламәтлек телибез. Һәрвакыт якыннарыгызның һәм дуслар җылысын, мәхәббәтен тоеп яшәгез!